5 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Владимир Путин Татарстаннан дүрт кешене дәүләт орденнары белән бүләкләгән
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында Указга кул куйган. Исемлеккә Татарстаннан зур сәнәгать предприятиеләренең 4 хезмәткәре кергән. Бу җәһәттән документ хокукый актлар рәсми сайтына урнаштырылган.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәрендә партияләр тәртибе билгеләнде
«Бердәм Россия», «Яблоко» һәм ЛДПР тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бюллетеньнәрендә беренче өч урынны алачак. Партияләрнең исемнәрен һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен шобага салу нәтиҗәләре буенча Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе билгеләде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан районнарында татар фатирниклары узачак
“Күрше” фестивале командасы республика районнарында татар фатирниклары оештырачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов әйтте.
-
Сәламәтлек
Кардиолог ни өчен бакчада иелеп эшләргә ярамавын аңлатты
Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә өлкән яшьтәге бакчачыларга киңәшләрен биреп үткән.
-
Яңалыклар
Казанда Зөлфия Камалова истәлегенә концерт узачак
Казанда 8 августта «Күрше. Мирас» махсус проекты кысасында Камал театры янындагы яр буенда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зөлфия Камалова иҗатына багышланган концерт узачак. Бу хакта «Зөлфия Камаловага багышлау» проектының генераль продюссеры, «Күрше. Мирас» махсус проектының җиңүчесе Булат Шәймиев сөйләде.
-
Җәмгыять
«Кәкре тимер кайда ул?»
Бер көн тугыз яшьлек оныгым өйгә керде дә: «Әби, безнең кәкре тимер кайда ул?» – дип сорады.
-
Яңалыклар
«Күрше» җәйге фестивале чараларында 30 меңнән артык кеше катнашкан
Быел «Күрше» җәйге фестивале кысасындагы чараларда 30 меңнән артык кеше катнашырга өлгергән инде. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов әйтте.
-
Яңалыклар
Владимир Путин СВО зонасында группировкалар җитәкчеләрен алыштырган
Президент Владимир Путин генерал-полковник Андрей Иванаевны –“Центр” группировкасы командующие, “Восток” группировкасының штаб башлыгы Петр Болгаревны – шушы группировка командующие, ә “Центр” группировкасы штабы башлыгы Денис Ляминны – Россия Кораллы көчләренең пилотсыз гаскәрләр системалары җитәкчесе итеп билгеләгән.
-
Җәмгыять
Тыйнак батырлык: республика табибларының яңа җиңүләре һәм уңышлары
Республика онкологлары сирәк очрый торган сөяк яман шешен алып, аны 3D-имплантка алыштырган.
-
Язмыш
Сөйкемле сөяк
«Бер гаилә кебек» дигән төшенчә бар бит әле. Гадәттә, бергә эшләүчеләр турында әйтәләр аны. Хәтта хастаханәдә ятучыларга да хас күренеш бу.
-
Яңалыклар
Россиядә картлык буенча уртача пенсия 27,2 мең сумнан артып китте
Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2026 елның 1 июленә аена 27 224 сум тәшкил иткән. Бер ел эчендә әлеге күрсәткеч якынча 2,1 мең сумга арткан, диелә РИА Новости агентлыгы танышкан Россия социаль фонды мәгълүматларында.
-
Яңалыклар
«Казан сөлгесе» IX Халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды
«Казан сөлгесе» IX Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсы ЮНЕСКО ярдәмендә 28–30 августта узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
-
Яңалыклар
Республикада электрон Мактау тактасы эшли башлаячак
Республикада электрон Мактау тактасы пәйда булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә тиешле указга куйган иде. Сервис якын араларда эшли башлаячак. Әлегә сынау уза.
-
Яңалыклар
2026 елда Татарстанда 1,7 мең гектар мәйданда урманнар торгызылган
Татарстанда быел 1 727 гектар мәйданда урманнар торгызылган. Шуларның 1 135 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларындагы эшләргә туры килгән. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
«Нәтиҗә булсын дип эшлибез!»
Татарстанда «Нәтиҗә булсын дип эшлибез!» муниципаль форумнары тәмамланып килә. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре Халык программасы ярдәмендә 5 ел эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тота.